Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 ноябрь 2019, 15:50

Тавыш бирегез!

Бүген 13 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар һәм мәктәп театрлары өчен тавыш бирү башлана.

Акмулла исемендәге БДПУдан "Корос" һәм Межгорье шәһәреннән "Пауза" театры өчен, 88003503543 номерына шалтыратып һәм тон режимында 1 һәм 15 саннарын җыярга кирәк. Шалтырату бушлай. Тавыш бирү 30 ноябрь көнне 13 сәгатьтә тәмамлана (Мәскәү вакыты).
Русиядә Театр елы уңаеннан «Идел буе театры» фестиваленең мәктәп һәм студентлар спектакльләрен 100 меңнән артык кеше карады. Спектакльләрдә Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 7 меңнән артык яшь актер, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

Яшь актерларга Идел буе федераль округының барлык төбәкләре башлыклары да актив ярдәм күрсәтте. Алар спектакльләргә килде, балалар белән очрашты, социаль челтәрләрдәге балалар өчен җан атарга чакырды, анда проект тарафдарларын бик күп тапканнар. Фестивальнең YouTube-каналындагы видео-контентын карауның гомум саны 35 меңгә җитте.
30 ноябрьдә тавыш бирүгә йомгак ясалачак һәм «Иң яхшы мәктәп театры», «Иң яхшы студентлар театры», «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы актер» һәм «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Читайте нас: