Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 декабрь 2019, 20:00

“Пауза” фестивальдә җиңде

Межгорьедан “Пауза” театраль студиясе “Театральное Приволжье” фестиваленең “Мәктәп театры” номинациясендә җиңүче булды. Нәтиҗәләр фестивальнең рәсми сайтында туры эфирда игълан ителде.

Башкортстанны “Корос” халык театры һәм “Пауза” студиясе тәкъдим иттеләр. “Сказка о Емеле-лодыре” Межгорье коллективына җиңү алып килде. Тамашачыларның телефоннан тавыш бирүе буенча алар 89 балл җыйды.
“Студентлар театры” номинациясендә “Мой дедушка был вишней” спектакле белән Чувашстан коллективы җиңү яулады.
Бүләкләү тантанасы 16 декабрьдә Түбән Новгородта үтәчәк. Җиңүчеләр бүләкләр һәм яңа әсәрләр сәхнәләштерүгә грантлар алачак. Моннан тыш, актерлар Мәскәүдә әйдәүче театрларның спектакльләрен дә караячак.
Читайте нас: