2016 елдан башлап республикада Җирле башлангычларга булышлык итү программасы эшли. Никольск авыл биләмәсендә әлеге программа кысаларында беренче елда - балалар бакчасының, икенче елда мәктәпнең тәрәзәләре һәм ишекләре алыштырылган. Былтыр Апас авылы зиратының коймасы яңартылган. Быел Никольск авылының мәдәният йорты һәм китапханәсе бинасына капиталь ремонт ясалган. Узган атнада бинаны ачу тантанасы үтте.
Реконструкциядән соң, авыл яңа сыйфат стандартларына җавап биргән заманча мәдәният йортлы һәм китапханәле булды.
Никольск авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре андый игътибарга һәм кайгыртуга лаеклы. Авылда мәдәни-ял итү учреждениесе кешеләрнең ял итү һәм аралашу урыны гына түгел, ул - чыннан да мәдәният учагы, балалар һәм бөтен авыл халкы өчен иҗади яктан үсү мәйданчыгы да.
Бәйрәмдә катнашучыларны район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Чулпан Хәйбрахманова, Никольск авыл биләмәсе башлыгы Клара Зайнакаева, Үзәк район мәдәният йорты директоры Азат Нуриев һәм үзәк район китапханәсе мөдире Зинаида Сергеева котладылар. Мәдәният йорты мөдире Любовь Алынбекова һәм художество җитәкчесе Сергей Зайнитдиновка, баш китапханәче Эдита Гавриловага капиталь ремонт ясауда үз өлешләрен керткән өчен авыл биләмәсе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чараның тантаналы өлешеннән соң, мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт булды. Бәйрәмдә катнашучыларны котлап, шулай ук Яңа Бура, Шушнур, Илестанбәт авыл мәдәният йортларыннан һәм Калтасы районыннан да музыкаль бүләкләр алып килгәннәр.
Шул ук көнне 2020 елда Җирле башлангычларга булышлык итү программасында катнашу мәсьәләсен тикшерү өчен җыелыш та үткәрелде. Җыелышта өч тәкъдим кертелде: Яшел урамга асфальт салу, мәктәп территориясе коймасын алыштыру һәм Апас авылына газ кертү. Катнашучыларның күбесе икенче тәкъдим өчен тавыш бирде. Әлеге проектны катнаш финанслау өчен һәр йорттан 255әр сум акча җыярга карар иттеләр. Моның өчен биш кешедән торган башлангыч төркеме төзелде.