Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 декабрь 2019, 18:40

«Тузганаклар» җиңде

Яңа Кабан авылыннан со­циаль приют командасы КВН форматында узган “Иҗат канатлары” респу­блика иҗат конкурсында беренче урын алды.

Ул 27 ноябрьдә «Нур» Уфа дәүләт татар театрында узды. Кон­курста республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 10 команда катнашты. Краснока­ма районы территориясендәге социаль реабилитация төркеме тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләреннән тор­ган “Тузганаклар” команда­сы төньяк-көнбатыш төбәкне тәкъдим итте һәм беренче урын алды.
Тагын да безнең приют­та тәрбияләнүче «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә бүләкләнде.
Читайте нас: