Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 декабрь 2019, 12:20

Күргәзмәдә катнаштылар

Николо-Березовка авылы балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлекчәсе укытучылары «Уфа. Арт. Кәсепләр. Сувенирлар» күргәзмәсенә экспозиция тәкъдим итте.

Фестивальдә Башкорстанның 58 районыннан һәм шәһәреннән 340 оста, шулай ук Русиянең 16 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 60тан артык кәсепче катнашты.
Безнең районнан Николо-Березовка авылы балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлекчәсе укытучылары В.Шакирова һәм Р.Минимуллина киездән, балчыктан эшләнгән экспозициясен тәкъдим итте. Шулай ук В.Нәбиуллинаның төрле төстәге тасмалардан эшләнгән картиналары экспозицияне тагын да ямьләндереп җибәрде.
«ВДНХ-Экспо» күргәзмә комплексының төп сәхнәсендә республикабызның төрле почмакларыннан килгән 24 фольклор һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Шул исәптән безнең «Асылъяр» башкорт фольклор ансамбле дә.
Читайте нас: