Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 декабрь 2019, 16:45

Районга сигез илдән кунаклар киләчәк

Краснокама районына VI Бөтендөнья Фольклориадасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча дирекция тикшерү белән килде.

2020 елның җәендә Башкортстан ике атнага сәхнәләштерелгән уникаль мәйданчыкка әвереләчәк. Анда 85 илдән артистлар республика халкына һәм кунакларына үзләренең традицион музыкасын, биюләрен һәм халкының кәсепләрен, кухнясын, костюмнарын һәм сәхнә сәнгатен күрсәтер өчен җыелачак.
VI Бөтендөнья Фольклориадасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча дирекция эш сәфәре белән төньяк-көнбатыш фе­стиваль округында булды. Ике көн эчендә Дирекция җитәкчесе урынбасары Зарина Хәсәнова җитәкчелегендәге эш төркеме төньяк-көнбатыш фестиваль округына кергән биш район һәм ике шәһәрдә: Кушнарен, Илеш, Дүртөйле, Калтасы, Краснокама районнарында, Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләрендә булды.
Безнең районда хакимият башлыгы урынбасарлары, чараның билгеле уча­стоклары һәм юнәлешләре өчен җаваплы кешеләр, Эчке эшләр бүлеге хезмәтләре җитәкчеләре, милли гвардия, район мәдәният йорты, үзәк район дәваханәсе, райпо җитәкчеләре белән очрашу оеш­тырылды һәм анда фестивальгә әзерлек, чараны үткәрү тәртибе һәм сроклары тикшерелде.
Зарина Хәсәнова Халыкара фольклор фестиваленең республикада 2020 елның 18 июленнән 1 августына кадәр үтәчәк искә төшерде. Аның программасы буенча фестиваль республика башкаласында гына түгел, ә бөтен Башкортстан терри­ториясе буенча ун төбәккә берләшкән муниципаль берәмлекләрдә үтәчәк. Төрле илләрдән 85 коллектив килүе көтелә.
Краснокама районы 21 июльдән 27сенә кадәр сигез илдән 312 кунакны кабул итәчәк.
Читайте нас: