Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 декабрь 2019, 16:20

Бездә сәләтле балалар күп

12 декабрьдә Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбендә «Талантлар салават күпере» исеме астында яшь краснокамалыларны бүләкләү тантанасы үтте.

Бу көнне иң сәләтле, ел дәвамында туган районына дан китергән, төрле олипиадаларда, конкурсларда, ярышларда катнашып, район намусын яклаган укучыларны бүләкләделәр.
Район хакимияте бүлеге башлыгы Рөстәм Мусин укучыларны чын күңелдән котлады һәм киләчәктә дә югары уңышларга ирешүләрен теләде.
Аеруча сәләтле балаларга матди ярдәм күрсәтү максатыннан яхшы укулары, төрле олимпиадаларда күп тапкырлар үзләренең иң яхшы булуларын раслаган укучылар хакимият башлыгы стипендиясе белән бүләкләнде.
Шулай ук физкультура һәм спорт, яшьләр сәясәте, гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр югары күрсәткечләре өчен «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексына 12 тапкыр килүгә абонемент белән бүләкләнде.
Читайте нас: