Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 декабрь 2019, 15:05

Башкорт теле көнен районда киң билгеләделәр

14 декабрьдә – Башкорт теле көнендә һәм башкорт шагыйре Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә район китапханәләрендә төрле чаралар узды.

Яңа Янъегет китапханәсендә, мәсәлән, күргәзмә оештырылды. Баш китапханәче башкорт авторларының гаилә белән укуга тәкъдим ителгән китаплары белән таныштырды. Кичә башкорт язучыларының әсәрләрен уку белән дәвам итте.
Күп кенә китапханәләрдә башкорт телендәге әсәрләрне уку буенча флешмоб үткәрделәр. Мәсәлән, Саузбаш авылы китапханәсенә килүчеләр Мифтахетдин Акмулла, Шәйхзадә Бабич, Рәми Гарипов һәм башкаларның әсәрләрен укыды.
Читайте нас: