Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 гыйнвар 2020, 23:57

Пенсионерларны котладылар

Яңа Янъегет авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты авыл советы белән берлектә пенсионерларны котлады һәм ялгыз яшәүче пенсионерларга янгын турында хәбәр итүче җайланмалар тапшырды.

Өлкән яшьтәгеләр Яңа ел алдыннан күрсәтелгән мондый хәйрия ярдәменә бик сөенде. Хәйрия акциясе барышында Кыш Бабай (Р. Галиянова), Карсылу (И. Нигъмәтова), Убырлы Карчык (Х.Әхмәтдинова һәм Р. Галиева) Миняевка белән Яңа Янъегет авылларын урап чыктылар.
Читайте нас: