Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 гыйнвар 2020, 16:30

Яңа Кабанга Шурик килде

Яңа Кабан авылы халкы инде алтынчы ел кино көтеп ала. Бу ел эчендә авылның үзешчән актерлары җиде фильм чыгарып өлгерде: “Кыш бабай маҗаралары”, “Кыш бабай, кияү давай!”, “Авылыма кайтам”, “Алтын балык”, “Кабанда бар да тыныч”, “Өйләнү – түгел сөйләнү” (мәктәп укучылары тарафыннан төшерелде), “Пенсия реформасы”.

- Ә быел кино төшермәбез инде дигән идек, чөнки ахырга кадәр сценарий язылмады. Ә нәрсә турында язарга соң? Пенсия реформасы кебек, күңелне тетрәндерерлек яңалык та булмады. Өстәвенә вакыт та җитмәде. Гадәттә, башка елларны җәй көне үк кышкы матур кичләр турында сурәтләмә туа иде, ә быел илһам яз да килмәде, җәй дә ишек какмады. Авыл кешеләре урамда туктатып: “Быел нинди кино төшерәсе? Кемнәр уйный?”, - дигәч кенә ушыбызга килдек. Шулай, Нефтекама шәһәрендә театр куеп кайткач, клубка җыелдык. Артистларның кәеф күтәренке. Күтәренке булмыйни! Районда гран-при алып, Нефтекаманың шыгрым тулы залында чыгыш ясадылар бит! Кабан клубы белән чагыштырганда, дүрт-биш тапкырга зур тамаша залында! Рәфит абый Гайсин: “Кызлар, быел кино куйыйк инде, традицияне бозмыйк”, - диде. Башкалар да аның фикерен куәтләп, тема эзләргә керештеләр. Шунда 2020 елда Башкортстанда узачак Бөтендөнья фольклориадасы турында да сүз кузгалтык. Кабанлыларның сәләтле, дәртле халык икәнлеген истә тотып, жирле сөйләм үзенчәлекләрен, жыр-такмакларын, табышмак, легенда һәм мөнәҗәтләрен тамашачыларга җиткерү максатыннан, эшкә алындык. Һәм әнә шулай “Шурик маҗаралары” дигән фильм туды. Аның нигезенә бөек Л.Гайдайның “Кавказ тоткыны” картинасы алынды. Бу юлы инде фольклор җыючы Шурик Кавказга түгел, ә халык энҗеләрен тупларга Яңа Кабан авылына юл тотты. Үзенең эшлекле командировкасы барышында бай материал гына туплап калмады, ә төрле мәрәкәләргә дә тап булды, кыз урлауда катнашты. Әлеге фильмда кырыклап кеше катнашты. Урамдагы, урмандагы күренешләрне төшерү авыррак булды. Гөнаһ шомлыгы, тышта бит аның камерасы да көйсезләнә, батареясы тиз утыра, һава торышы бик еш үзәрә, кирәк чакта кары яумый. Көтмәгәндә җилеккә үтәрлек себер җиле исә. Актерлар өши. Гомумән алганда, кино төшерү – авыр процесс. Бөтен нәрсәне күз уңында тотарга, камераны төбәгәч, каушап калмаска, сүзләрне онытмаска кирәк. Бик тырышкач, нәрсәдер килеп чыкты бугай. Ә Интернет челтәрендә йөрәккә май булып ятарлык комментарийлар укыгач, күңелләр күтәрелеп китте, - дип сөйли авыл китапханәсе мөдире һәм сценарий авторы Гөлнара Гомәрова.
Читайте нас: