Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 гыйнвар 2020, 18:30

Раздолье күңел ачты

Җиденче гыйнварда Раздольеда зур бәйрәм оештырдылар. Ул урманда буа янында узды. Анда махсус киенгән кешеләр, шамакайлар бар иде, алар балалар һәм олылар белән уеннар үткәрде, багу бакты.

Ә менә районның иҗат коллективларының чыгышы авыл халкы өчен зур бүләк булды. Башкортстан Ре­спубликасының һәм Марий Эл Ре­спубликасының атказанган артисты Полина Италье­ва, район мәдәният йортының «Березонька» халык вокаль ансамбле һәм «Кружева» вокаль ансамбле чыгышларын халык җылы кабул итте. Раз­долье мәдәният йортының «Калинка» фольклор коллективы һәм башка коллективлар да матур чыгыш ясады.
Авыл халкын һәм кунакларны матур бәйрәм белән район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Моста­ева, Раздолье авыл биләмәсе башлыгы Назиф Фәтхиев, мәдәният бүлеге начальнигы Эльвира Махатаева һәм район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина котладылар.
Бәйрәмдә катнашучылар җыелышып әйлән-бәйлән әйләнде. Кунаклар барысы да самавырдан кайнар чәй эчте, кайнар тәбикмәк белән сыйланды, җырлады, уйнады, таудан шуды.
Читайте нас: