Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 гыйнвар 2020, 18:35

Шатлык бүләк иттеләр

Сигезенче гыйнварда Во­робьевода яшәүчеләр башлангыч мәктәпкә җыелды, бирегә хор җитәкчесе Ва­лентина Чигвинцева белән кызыклы артистлар, Нефтекама якшәмбе мәктәбе укучылары, килгән иде. Алар раштуа җырларын башкарды, аннары яңа ел спектакле күрсәттеләр.

Во­робьево авылында яшәүчеләрнең күңелсезләнергә вакыты юк. Староста һәм урындагы совет депутаты Людмила Әхмәтшина үзе актив һәм тынгысыз кеше булгангадыр, мөгаен. Сигезенче гыйнварда авылда яшәүчеләр башлангыч мәктәпкә җыелды, бирегә хор җитәкчесе Ва­лентина Чигвинцева белән кызыклы артистлар, Нефтекама якшәмбе мәктәбе укучылары, килгән иде. Алар раштуа җырларын башкарды, аннары яңа ел спектакле күрсәттеләр. Кечкенә артистларны тамашачылар көчле кул чабуларга күмде.
Аннары балалар тәм-томнар белән тулган табын артына җыелды. Чәйне алар аеруча ошатты, чөнки аны чын самавырлардан ясадылар. Бәйрәмне оештыруда КПРФтан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Илһам Галин һәм Александр Алексеев ярдәм күрсәттеләр. Алар үзләре дә бәйрәмдә бик теләп катнашты. Әйткәндәй, чәйдән соң беркемнең дә кайтып китәсе килмәде. Карякинодан гармунчы Михаил Ершовның уйнап җибәрүе булды, барысы да җыр сузды, биюгә төште.
Читайте нас: