Конкурста Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлекчәсе укучылары катнашты. «Инструменталь музыка», «Эстрада вокалы» номинацияләрендә катнашып, алар югары бүләккә – беренче дәрәҗә дипломына лаек булдылар.
Фортепиано ансамбле «Иҗади эзләнү» номинациясендә өстәмә диплом алды. Укучылар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде. Укытучылар Л.Сибрикова, С.Зинанова һәм А.Хурамшина «КИТ» халыкара конкурсының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Чыганак: https://vk.com/club11011947