Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 гыйнвар 2020, 18:34

Борынгыдан безнең көннәргә кадәр

«Никольск храмы» тарихи-мәдәни үзәге Русиядә Халык иҗаты елына багышланган «Чапчак бизәү» рус халык иҗаты буенча осталык дәресе оештырды.

Чара үзәк район китапханәсендә даими активистлар - «Родники вдохновения» клубы белән үтте. Традиция буенча бу очрашулар рус халык мәдәнияте тарихына, традицияләре һәм гореф-гадәтләренә багышланды. Чара башында Качману бәйрәме, фал кылу турында сөйләштеләр, баш китапханәче А.Суханова кунаклар өчен видео-котлау әзерләгән. Чарага килгән кунак Александра Сибрикова чигелгән иконаларын күрсәтте.
Бу юлы очрашуда традицион баш киемнәре – чапчак - эшләргә булдылар. Иҗади кешеләр буларак, клуб әгъзалары әлеге кызыклы эшкә зур теләк белән тотынды. Һәм үз эшләренең нәтиҗәсеннән дә канәгать калдылар.
Читайте нас: