Мәсәлән, былтыр монда Татарстанның атказанган артисты Нәфкать Нигъмәтуллин, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар җырлады. Гыйнвар башында Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова һәм Илшат Яппаровның концерты үтте.
Февральдә күрше Илеш районыннан чыккан өметле яшь җырчылар абыйлы- энеле Алмаз һәм Айдар Юнысовлар гастрольләр белән киләчәк. Шулай ук БР атказанган сәнгать эшлеклесе, автор-башкаручы Ризван Хәкимов үзенең юбилей концертын күрсәтәчәк – быел декабрьдә аңа 60 яшь тула.
Мари мәдәниятен сөючеләрне Римма Исламгалиева, Анастасия Миксонова, Карина Мусина, Эрвина Байназова һәм гармунчылар Сергей Зайнетдинов белән Сергей Байназов составындагы «Канде кава» фольклор төркеме шатландырачак.
Февральнең соңгы көнендә куянлыларның мәдәни тормышын талынган татар шансонын башкаручы Вадим Захаров бизәячәк.
Мартта Илсөя Бәдретдинова Куянга килергә җыена, ул да элекке «шансончы», ә хәзер үзенә ошаган барлык матур җырларны да башкаручы.
Куянда концертларга хаклар шәһәргә караганда арзанрак – 250 сумнан алып 350 сумга кадәр. И.Бәдретдинова гына үзенең концертын 500 сумга бәяләгән.
Район үзәге дә булмаган әлеге авылга йолдызларның «агылуы» аңлашыла – биредә халык сәнгатьне ярата һәм концертларга актив йөри. Өстәвенә, шартлары да бар: менә дигән мәдәният йорты, 300 урынлык тамашачылар залы, уңайлы сәхнәсе. Башкаручыга тагын нәрсә кирәк? Авыл клубымы ул яисә шәһәр мәдәният йортымы, анысы мөһим түгел – тамашачылар булсын һәм концертын яратсыннар гына.