Кама таңнары
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 февраль 2020, 18:45

ДЕБЮТ ҖИҢҮ КИТЕРДЕ

Куян балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, оста баянчы Ришат Рамазановның укучысы Игорь Кутлементьев «Юниор» халык уен коралларында яшь башкаручылар ачык конкурсында өченче дәрәҗә лаереаты булды.

Конкурс Нефтекамада үтте. Республикабызның төрле почмакларыннан, шулай ук Татарстаннан һәм Удмуртиядән 54 укучы баянда һәм аккордеонда уйнау осталыкларын күрсәтте.
Яшь музыкантлар 4 яшь төркемендә «аккордеон» һәм «баян» номинацияләрендә чыгыш ясады. Игорь әзерлек төркемендә чыгыш ясады һәм баянда «Карабай» башкорт халык җыры һәм «Крыжачок» белорус халык биюе көйләрен башкарды. Бу Игорьның беренче тапкыр чыгыш ясавы иде һәм ул уңышлы булды.
Читайте нас: