Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 февраль 2020, 17:55

«ТАЛАНТ КАНАТЛАРЫНДА»

Куян авыл балалар сәнгать мәктәбе коллективы Халыкара конкурс-фестивальдә катнашты.

Гыйнвар азагында Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында «Талант канатларында» Халыкара конкурс-фестивале үтте. Куян авылы балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлекчәсе укучылары, 5 хореография постановкасы тәкъдим итеп, конкурста актив катнашты. Коллективларның чыгышлары югары исемгә лаек булды.
Зур состав (җитәкчеләре Лилия Хәйбрахманова) «Халык биюе» номинациясендә I дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды. Уртанчы состав (Олеся Вәлиева) «Заманча бию» номинациясендә II дәрәҗә дипломын алды. Кече состав (Лилия Хәйбрахманова) II дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды. Җитәкчеләр һәм концертмейстерларга дипломнар тапшырылды.
Читайте нас: