Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 февраль 2020, 23:41

МӘДӘНИЯТ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ САЙТЛАРЫ АРАСЫНДА ПРИЗЕР БУЛГАННАР

«Иң яхшы мәдәният учреждениесе сайты – 2019» Бөтенрусия ачык конкурсы 2019 елның 15 сентябреннән 31 декабренә кадәр үтте.

Конкурсның максаты - мәдәният учреждениеләрендә заманча мәгълүмат-коммуникация технологияләрен куллануны стимуллаштыру.
Конкурста Интернет челтәрендә урнашкан, үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырган барлык мәдәният оешмалары сайтлары да катнашкан.
Конкурста катнашуга барлыгы 219 заявка бирелгән.
«Иң яхшы мәдәният учреждениесе сайты – 2019» конкурсы кысаларындагы эксперт төркеме эше йомгаклары буенча Николо-Березовка авылының балалар сәнгать мәктәбенең рәсми сайты «Балаларга өстәмә белем бирүне оештыру» номинациясендә өченче урынга лаек булган.
Читайте нас: