Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 февраль 2020, 18:20

СУГЫШ ЧОРЫНДАГЫ ҖЫРЛАР

Иске Яньегет мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган җыр бәйрәме узды.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алу уңаена да багышланган бу чара "Сугыш чорындагы җырлар” дип атала. Беренче җырны 1-9 сыйныфта укучы барлык балалардан тупланган мәктәп хоры башкара. Ул “Изге сугыш” (“Священная война”) була.
- 1-8 сыйныф укучылары бигрәк тә “Катюша”, “Орленок”, “Песня защитников Москвы”, “Тальяночка” җырларын яратып башкардылар. Ризван Хаертдинов башкаруында “Два орла” һәм Далер Ильчигулов башкаруында “Смуглянка” җырларын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Алып баручылар Ризван Хәертдинов һәм Азалия Вәлимова алда башкарылачак җырның туу тарихы белән таныштырып бардылар.
Чара барышында педагогик хезмәт ветераны Венер Мөгарипов 8 сыйныфта укучы егетләргә “Яшь гвардия” яшьләр оешмасының таныклыкларын тапшырды. Үз чыгышында ул укучыларның сугыш чоры батыр-комсомолецлары турында нәрсә белүләрен ачыклап китте, үзенен ничек комсомол сафларына кабул ителүе турындагы истәлекләре белән бүлеште.
Бәйрәм Җиңү гимны - “День Победы” җыры белән төгәлләнде, - дип яза Иске Яньегет мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөләйфә Мозафарова.
Читайте нас: