- Елена Викторовна, музейда эшләячәгегез алдан билгеле идеме, әллә соң бу язмышның көтелмәгән борылышымы?
- Экскурсияче булачагымның төшемә кергәне дә юк иде. Мин Нефтекама нефть техникумын тәмамладым. Әнием абруйлы һәм акчалы һөнәр үзләштерүемне теләде. Әмма мине Троице-Никольск храмы каршындагы музейга экскурсияче итеп чакырдылар.
Бик кызыклыга күрдем эшемне. Николо-Березовкада туып, шушында яшәсәм дә, авыл тарихы белән нәкъ биредә таныша башладым. Ә 2008 елда мин район музеена күчтем.
- Экскурсияченең сөйләме матур һәм интонацияле булырга тиеш. Кешеләр алдында чыгыш ясавы куркыныч булмадымы?
- Балачакта мин нык оялчан идем. Мине хәтта кибеткә җибәрмиләр иде, чөнки сатучыдан нәрсәдер булса да сорарга оялдым. Һәм мин кинәт экскурсияче булып киттем. Туганнарым моңа нык аптырады инде. Аның каравы бу эш миңа оялучанлыгымны җиңәргә ярдәм итте. Музейда кычкырып сөйләргә һәм матур сөйләм белән кешеләрне үзеңә каратырга өйрәтмиләр. Моңа эшли-эшли өйрәнәсең. Әмма берьюлы сөйләү һәм алга таба нәрсә әйтәчәгеңне истә тоту һәм шул ук вакытта үзеңә игътибарны җәлеп итү чын-чынлап авыр. Экскурсияче - ул укытучы да, актер да, тарихчы да.
- Халык алдында ничек басып торырга, экспонатларны ничек күрсәтергә, ничек киенергә кирәклеген өйрәтүче берәр этика бардыр бит инде сезнең эштә дә?
- Санкт-Петербургта «Нацразвитие» дип аталган гуманитар милли тикшеренү институты бар, шунда музей белгечләрен хәзерлиләр. Интонация, сүз белән һәм сүзсез аралашу, ничек басып торырга, ничек күрсәтергә, нәрсә сөйләргә – боларның барысын да өйрәнәбез. Мәсәлән, экспонатлар турында сөйләгәндә, бармак белән төртергә ярамый, моның өчен күрсәткеч таяк бар. Дөрес басып торуга килгәндә, экспонат янында торырга тиешбез, әмма аны капларга ярамый.
- Экскурсияләрдә йөргәндә мин музей хезмәткәренең салмак кына сөйләвен гел авыз ачып тыңлыйм. Кеше бөтен нечкәлекләрен дә белә кебек тоела. Сез экскурсияләргә ничек әзерләнәсез?
- Мин берьюлы берничә эшне эшләргә тәки өйрәнәлмәдем. Тынлыкта укырга яратам, шуңа күрә зур материалларны өйгә алам. Мәсәлән, «Бөек Ватан сугышы – халык батырлыгы» күргәзмәсе буенча мәгълүмат 30 биттә язылган. Барысын да истә калдырырга, ятларга кирәк.
Тулы версиясен гәзиттән укыгыз.