Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 март 2020, 16:05

МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ ГӨРЛӘП ҮТТЕ

Май чабу бәйрәме уңаеннан Куян авыл мәдәният йорты алдында чара үтте. Бәйрәмнең төп геройлары Кыш, Яз, Масленица булды. Шулай ук әкият геройлары Леший, Кикимора һәм Убырлы Карчык катнашты.

Бәйрәмдә катнашучылар уеннарда, конкурсларда актив катнашты, балалар әйлән-бәйлән уйнады. Чара барышында барысы да тәбикмәкләр һәм кайнар чәй белән сыйланды.
Шулай ук «Масленица» курчагын эшләү буенча осталык дәресе оештырылды. Үзешчән сәнгать коллективларының чыгышлары чарага тагын да ямь өстәде.
Әлеге чара «Аек авыл» республика конкурсы кысаларында үтте, шул уңайдан бәйрәмдә «Без спорт сайлыйбыз!» бию флэшмобы үткәрелде.
Чараны алып баручы бәйрәмнең тарихы, аның рус халкы өчен нинди мәгънәгә ия булуы турында сөйләде. Чара барышында Мау чабу турында әйтемнәрне искә төшерделәр. Барысы да бик актив табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Уеннарда һәм конкурсларда катнашучыларга призлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм азагында традиция буенча карачкы яндырылды. Шул рәвешле алар үтеп баручы кышны гәүдәләндергән билгене генә түгел, барлык күңелсезлекләр һәм афәтләрне дә яндырдылар.
Читайте нас: