Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 март 2020, 18:10

«МЕТЕЛИЦА» ОСТАЛЫГЫН РАСЛАДЫ

Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Бөтенрусия фестиваленнән җиңү белән кайтты.

Уфада узган «Живи искусством» Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы башкаларыннан аерылып тора. Анда сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, урта һәм югары музыкаль уку йортлары студентлары катнаша. Төрле номинацияләрдә башкаручыларның шундый тыгыз бәйләнеше ярыш дәртен өсти.
Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең «Метелица» инструменталь ансамбле (җитәкчесе Р.Сәрвәров) бик оста чыгыш ясады. Жюрига җиңүчене сайлау авырга туры килде. Нәтиҗәдә безнең район коллективы 2нче дәрәҗә лауреат булды.
Читайте нас: