Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 март 2020, 14:05

Краснокама үз сылуын сайлаячак

Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәме алдыннан район мәдәният йортында «Мисс Краснокама» конкурсында катнашучылар җыелачак.

Конкурста алты авыл биләмәсеннән (Куян, Яңа Бура, Яңа Каенлык, Яңа Нугай, Яңа Янъегет, Николо-Березовка) 9 кыз катнаша.
Әле алар өчен әзерлек туры үтте. Кызларны сәхнәдә үзләрен матур тотарга «Мисс Нефтекама-2018» титуты иясе, «Мисс Башкортостан» модельләр агентлыгы вәкиле Эльвина Муллаҗанова өйрәтте.
«Фантазия» ансамбле җитәкчесе Наталья Әхиярова хореография буенча осталык дәресе үткәрде.
Оештыру моментларын мәдәният йортының куючы режиссеры, Яшьләр советы рәисе - Алсу Хәлилова белән тикшерделәр.
Залның тулы булып тамашачыларның кызларга көч биреп торуын телисе генә кала.
Читайте нас: