Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 март 2020, 16:40

Могҗизаларга ышанырга кирәк

Иске Мошты авылы китапахнәсендә «Илһам» («Вдохновение») клубы әгъзалары «Сау бул, кыш!» дигән чарага җыелды.

Алар кыш турында шигырьләр укыды, елның иң могҗизалы мизгеле турындагы җырларны искә төшерде. Кыш, әкият кебек, гаҗәеп һәм искиткеч ел фасылы ул, һәм клубы әгъзалары да “чын әкият” булырлык тарихлары белән бүлеште.
«Масленица бәйрәме турында да онытмадык, тәмле тәбикмәкләр белән чәй эчкәндә викторина, ребуслар чиштек, биеп тә алдык”, - дип яза Иске Мошты авылы китапханәсе китапханәчесе Рәйсә Солтанова.
Читайте нас: