Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 март 2020, 18:35

Онытылган җырлар тарихы

Куян авылы китапханәсендә күптән түгел “Онытылган җырлар тарихы” дип аталган чара үткәрелде.

Аның төп максатлары – яшьләрдә туган төбәгебезне һәм телебезне ярату, аның белән горурлана белү хисләрен тәрбияләү, җыр-моңга гашыйк итүе урын алган.
Өлкән буын “Ак калфак” фольклор коллективының яшь буын - Куян мәктәбенең укучылары белән очрашуы зур әһәмияткә ия булып тора. Чараны бик матур итеп баш китапханәче Гүзәл Рамазанова алып барды. Бәйрәмне “Ак калфак” фольклор коллективы күңелләргә хуш килерлек итеп онытылган җырлар белән ямьләндерде, чараны музыкаль яктан Ришат Рамазанов бизәде. Һәр җырланган җырның тарихын Фирзәнә Әсләмова һәм Гөлназ Гафарова укучыларга аңлаешлы итеп сөйләп бардылар. Фирзәнә Әсләмованың “Ак калфак” җырын башкаруы күңелләрне тетрәндереп җибәрде. Бу җырны тыңлаганда үз милләтен, динен югалтмас өчен тырышкан горур татар халкы күз алдына килеп басты.
Менә фольклор коллективы башкаруында гражданнар сугышында бик популяр җырлардан булган “Ком бураны” яңгырый. Хәтер һәм дан елы уңаеннан Әхмәт Ерикәй сүзләренә бөек композитор Сара Садыйкова язган “Көтәм сине” җыры чарада төп урынны алып торды. Чөнки Бөек Ватан сугышы илебездәге һәр гаиләгә үзенең рәхимсез җилләре белән кагылып узган. Һәр гаиләдән сугышка кемдер киткән. Кемдер ирен, кемдер әтисен, кемдер сөйгән ярын көткән. Бу җырны бөтен ил халкы үз итеп җырлый башлый.
“Кайты, иркәм, тизрәк-тизрәк миңа,
Синнән башка юк тормыш миңа”.
Чарада заманча җырлар да урын алганнар, чөнки Краснокама районы талантларга бай. “Яратам” һәм “Их, авылым, Куяным” җырларының сүзләрен матур хикәяләр, шигырьләр һәм җырлар язучы талантлы каләм остасы Гөлназ Гафарова, ә райондашыбыз үзешчән композитор Илдар Магданов көен язган.
Ә инде 8нче сыйныф укучысы Алия Сәетгәриева “Яратам” җырын башкарып, киләчәгебез ныклы яшь буын кулында булганда җыр-моң югалмас, өлкәннәргә карата ихтирам югалмас, тарихыбыз онытылмас икәнен исбат итте. Бу чара “Ак калфак” фольклор коллективы башкаруында “Их, авылым, Куяным” җыры белән тәмамланды. Баш китапханәче Гүзәл Рамазанова сүзләре тирән мәгънә белән яңгырады: “Онытылган җырлар тарихы ул безнең тарихыбыз, халкыбызның үткәне. Ә тарихны онытырга безнең хакыбыз юк. Әле без шул тарихның аз гына бер битенә күз салдык...” Шушы сүзләргә кушылып шуны җиткерәсе килә: Куян авылы модельле китапханәсендә истәлекле даталарга төрле чаралар үткәрелеп тора. Көннәрегез файдалы һәм мавыктыргыч үтсен дисәгез китпаханәгә ешрак йөрегез.
Резеда Галина, Куян авылы
Читайте нас: