Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 март 2020, 23:20

Мәдәниятнең яңа йөзе

25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне.

Район мәдәният йортында бүген тыныч: коронавирус таралуга каршы тору буенча чаралар кысаларында барлык чараларны да махсус карарга кадәр үткәрмәскә булганнар. Мәдәният бүлегенең йомгаклау киңәшмәсе дә узмаячак. Әмма коронавирус мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә «кул сузалмый». Иҗади башлангыч һәм бердәм профсоюз федерациясе белән бәйле дусларыбыз хакында район гәзите битләрендә язмый калалмадык.
Үткән елда Үзәк район мәдәният йортын яңа җитәкче - Айдар Нуриев җитәкли башлады. Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан аның белән сөйләшергә булдык. Директор Айдар Азатович кабинетында шуңа игътибар иттем: зур директор кәнәфие читкә куелган, ә ул үзе гади урындыкка утырган. «Шундый шәп кәнәфине ташладыгызмы әллә?» - дип аптырадым мин. «Урындыкта утыруы уңайлырак – этеп куйдың да торып йөгердең», - диң аңлатты мәдәният йортының яңа билгеләнгән директоры. Ул үзе дә гади, үзен «зур нәчәлниккә» куймый. Тагын да бик хәрәкәтчән, тиктормас, кирәк икән, эштә кулына көрәк алырга да «курыкмый».
Дөресен әйтәм, аны бу вазифага куюлары минем өчен бөтенләй көтелмәгән хәл блуды, чөнки аны мин һәрчак бик шәп «айтишник» дип санадым, компьютерга кагылышлы сораулар белән редакциядә аңа бер тапкыр гына мөрәҗәгать итмәдек. Заман мәгълүмат технологияләреннән ничек мәдәнияткә килеп була ул? «Вәт ичмасам борылыш!» - дияр иде кызым. Хәер, барысы да гап-гади булып чыкты: Айдар Азатовичка район мәдәният йорты директоры вазифасын «киләчәкне күзаллап» - мәдәнияткә заман технологияләрен кертер өчен - тапшырганнар. Ягъни район мәдәнияте иҗат планында формалашкан һәм үзенең какшамас позициясен алган чорда күңел ачу-ял учреждениесе җитәкчесе, җырлый һәм бии белүдән болаерак, тармакны заман белән бергә атларлык итә белергә тиеш.
Әлегә бу җәһәттән артык мактанып булмый. Әмма эш инде башланган. Мин мәдәният йортына кергәндә «Уфанет» компаниясе вәкилләре кабель суза иде. Бу концерт, спектакльләрне сыйфатлы видеога төшерергә һәм, теләүчеләр кереп карасын өчен, мәдәният йорты сайтына куярга мөмкинлек бирә. Ә киләчәктә чараларны, коронавирус буенча карантинда республиканың һәм илебезнең әйдәүче театрлары эшләгән шикелле, онлайн режимда карап булачак.
Матди-техник база
- Айдар Азатович, бер ел эчендә нәрсәләргә ирештегез?
- Баштан ук әйтәм: узган елда башкарып чыккан эшләр минем казанышым түгел, ә район мәдәният йорты һәм авыл клубларының зур коллективы – ә без 100 кеше – казанышы. Мин килүгә биредә эшкә сәләтле, иҗади карашлы, тату команда тупланган иде, ул мине яхшы каршылады. Район хакимияте, депутатлар корпусы, авыл биләмәләре башлыклары зур ярдәм күрсәтә. Миңа ышанганнары һәм катлаулы, җаваплы эшне тапшырганнары өчен барысына да олы рәхмәтлемен. Бердәм тырышлык белән 2019 елда Яңа Уразайда яңартылган клубны эшләтеп җибәрәлдек, Арлан клубын күпфункцияле итәлдек. Үзәк район мәдәният йортында «Кулай мохит» программасы буенча пандусларны ремонтладык, бүлмәләрдә косметик ремонт ясадык, «Җылылык челтәрләре» җәмгыяте көче белән җылыту системасын өлешчә төзәттек - хәзер тамашачылар залында бераз җылынды. Быел җылыту системасын тулысынча алыштырырга, бина түбәсен ремонтларга ниятлибез.
- Район мәдәният йортында стеналар юка булганга суык, дип сөйлиләр иде бервакыт. Эш анда түгел, димәк?
- Белгечләр тикшерде һәм җылыту системасы «гаепле» дип тапты. Аны алыштырачакбыз.
- Залда утырганда гел генә сәхнәне зурайтасым килә. Бәләкәй ул безнең.
- Бу хакта уйладык инде без. Ян стеналарны сүтеп була, тик ул чакта сәхнә арты булмаячак, ә ансыз шулай ук эшләү мөмкин түгел.
- Чаралар үткәргәндә актив кулланылган видеороликлар кырыйдагы экраннарда түгел, ә уртада күрсәтелсен өчен артка «плазма» да элеп куясы килә.
- Плазма экраны бик кыйммәт шул. Без аны алалмыйбыз әлегә. Әмма видеопроекторларны яңарттык.
- Район мәдәният йортыннан тыш, 31 авыл мәдәният йорты һәм клублар бар бит әле. Алар өчен нәрсә эшләнә?
- 2019 елда зур эш башкардык – барысын да заманча тавыш техникасы белән тәэмин иттек. Ноутбуклар һәм принтерлар сатып алдык. Мүзәктә мәдәният йорты төзүгә проект-смета документациясе әзерләнә. Бу электән планлаштырганча иске бинаны үзгәртеп төзү түгел, ә яңа бина булачак.
Иҗат
- Район мәдәният бүлеге үткәргән чараларны, башкарган эшләрне санап бетергесез. Мөһимрәк булган нинди чараларны атап узарсыз икән?
- Узган елның февралендә Башкортстанның 100 елыгына багышланган смотр-фестивальдә бик уңышлы чыгыш ясадык. Җәен Торатауга фестивальгә бардык. Быел район «Фолькориада-2020» бәйрәмендә катнашачак.
- «Мисс Краснокама»ны да кайтардыгыз.
- Бу чараны Яшьләр советы оештырды. Без аларга үткәрергә булыштык кына. Гомумән, теге яки бу чараны үткәрергә ярдәм сорап килүчеләр була икән, без булышырга һәрчак әзер. Табиблар көне, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көне, Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне кебек һөнәри бәйрәмнәрне үткәрү матур йолага әйләнде. Башка оешмаларга да идеяләрен чынга ашырырга ярдәм итәрбез.
- Монысы өчен рәхмәт. Мон дый очракларда без дә сезгә мөрәҗәгать итәбез һәм хуплау табабыз. Галкинның «Лучше всех» тапшыруы ише чаралар оештырырга теләмисезме?
- Идеяләр бар. Аларны акрын лап тормышка ашырачакбыз. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү буенча зур эш көтә. Әзерлек тулы көченә бара инде. Район хакимияте мобиль сәхнә комплексы сатып алырга акча бүлде. Аны 9 Майда сынап караячакбыз. Мондый сәхнә чараларны теләсә кайсы җирдә, елның теләсә кайсы вакытында матур итеп, уңайлыклар белән үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. 9 Майга кызыклы кичке программа да планлаштырыла.
- Бирсен ходай, дияргә инде. Бу карантин чорында план корырга да икеләнерсең. Әйткәндәй, моның белән бәйле мәдәният йортында хәлләр ничегрәк?
- Мәдәният учакларында чаралар үткәрелми. Бүгеннән иҗат коллективлары да эшен туктатты, репетицияләр ясалмый, түгәрәкләр эшләми. Бүлмәләрне йогышсызландырабыз.
- Иҗат коллективларын телгә алдыгыз. Алар да үзгәрә. Яңалары өстәлә. Мәсәлән, «Кружева» вокаль ансамбле. Алар ничек оеша? Кешеләр үзләре киләме?
- Коллективлар күпчелек халык соравы буенча туплана. Без иҗади идеяләрне тормышка ашыру өчен шартлар тудырабыз: репетицияләр ясар өчен урын бүләбез, дәресләр үткәрерлек профессионал табабыз. Әле «Замандаш» халык театрына һәм «Глория» үрнәкле балалар театр студиясенә сәләтле кешеләр эзлибез: сәхнәдә үзләрен сынап карарга теләүчеләр булса, моны чакыру итеп кабул итегез.
Ирина Вәлиева
Читайте нас в