Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 март 2020, 17:15

Шушнур мәктәбендә - Фольклориада

Халыкара фестивальгә багышланган чаралар бик кызыклы үтте.

Шушнур мәктәбендә Мәктәп фольклориадасы бара.
Беренче көнне укучылар өчен стенд эленде, анда быел безнең республикабыз кабул итәчәк Бөтендөнья Фольклориадасы турында бөтен мәгълүмат тупланган.
Аннары "Халыклар дуслыгы" темасына рәсемнәр конкурсы оештырылды.
Фольклориаданың икенче көне "Осталар шәһәре" дип исемләнгән декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе белән дәвам итте. Тагын да балаларны дөнья халыкларының уен кораллары белән таныштырдылар.
Өченче көнне Башкортстан Республикасы халыклары мәдәниятенең презентациясе булды.
Читайте нас в