Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 апрель 2020, 14:55

Театрда төрле сәләтләр ачыла

«Раздолье» психо-неврология интернатында тәрбияләнүчеләр театр түгәрәгендә шөгыльләнә.

Социаль эш белгечләре тарафыннан реабилитация буенча бүлек мөдире Н.Васильева җитәкчелегендә «Арлекино» курчак театры түгәрәгенең эш программасы төзелде. Түгәрәктә 60 кеше шөгыльләнә.
Беренче чыгышларын алар «Шалкан», «Колобок», «Мәче, әтәч һәм төлке» кебек әкиятләрне куюдан башлады. Акрынлап чаршау артында гына түгел, сәхнәдә тамашачылар алдында чыгыш ясарга өйрәнделәр.
Бөтендөнья театры көне уңаеннан түгәрәккә йөрүчеләр «Көлсылу» («Золушка») әкиятен куйды. «Кем беләндер күбрәк эшләргә туры килә, кемдер шунда ук отып ала» - ди оештыручылар. Социаль хезмәтләр алучылар белгечләр белән бергәләп декорацияләр әзерли, костюмнар тегә.
Театр уйнауда катнашулар социаль хезмәтләр алучыларга ачылырга ярдәм итә, ә бер-берсе белән аралашу һәм иҗат итүдән алар зур канәгатьләнү ала.
Әнфисә Харасова, мәдәни чараларны оештыручы
Читайте нас