Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 апрель 2020, 17:10

Китап безгә яшәргә ярдәм итә

Бүген китап кибетләре киштәләрендә меңләгән берсеннән-берсе матур, кызыклы китаплар ята, тик аларны сатып алырга теләүчеләр генә аз. Балалар да хәзер китаплар белән бик кызыксынмый.

Тормышыбызга гаджетлар килеп керү белән балаларның китап укырга бер дә вакытлары да, теләкләре дә калмый. Мин Яңа Кабан китапханәсенең баш китапханәчесе Гөлнара Гомәровадан: “Балалар хәзер китап укыймы?” - дип сорадым.
- Бүгенгә барлык китап фондының 30%ын балалар китаплары тәшкил итә. Бу исемлек яңа экземплярлар белән даими тулыланып тора. Хәзер китапларның ниндиләре генә юк, элекке кебек түгел. Алар матур итеп бизәлгән, эчтәлекле. Ничек укысың килмәскә тиеш инде, аңламыйм.
Авыл балалары китапханәгә йөри, китап укыйлар. Энциклопедияләр, Туве Янсон, Успенский, Волков, Драгунскийның әсәрләре һәм, әлбәттә, әкиятләр сорау белән кулланыла.
Ел саен үткәрелә торган «Ел укучысы» конкурсы яхшы стимул булып тора. Аның йомгаклары буенча һәр яшь категориясендә иң күп китап укыган укучылар билгеләнә. Без аларга бүләк һәм грамота тапшырабыз. Алар хәтта китапханәгә килеп, ел буе үзләренең күпме китап укуларын сорашып йөриләр.
Башкорт, рус-башкорт язучыларының китапларын бик аз укыйлар, әлбәттә. Башкорт теле дәресенә генә кирәк булса алалар. Үз халкыңның әдәбиятын да укырга кирәк тә бит. Мәсәлән, бездә «Батыр» китабы бар – матур бизәлешле, халыкның төрле еллардагы тормышын чагылдыра.
Гомумән, балалар елдан-ел аз укый. Яисә нинди дә булса чара үткәргәндә теге яки бу китапны сорап алалар. Ярый әле укытучылар каникуллар вакытында укучыларга укылырга тиешле әдәбият исемлеген бирә. Әмма, болардан тыш, балаларның үзләренең дә китап укырга теләкләре булырга тиеш. Китап фикерләргә, дөрес язарга, сөйләшергә ярдәм итә бит. Аз укыган кеше, аз белә. Балалар моны, ниһаять, аңласын иде.
Гөлназ БӘХТИЕВА
Читайте нас