Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 декабрь 2020, 13:55

Краснокама районы - «Иң яхшы концерт программасы» номинациясендә I дәрәҗә лауреат

24 декабрьдә Республика халык иҗаты үзәге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Русиядә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителгән 2020 елга йомгак ясады.

Аның кысаларында ZOOM платформасында «Җиңү салюты» халык иҗаты республика фестивале йомгаклары буенча утырыш узды.
Краснокама районы фестивальнең төбәк этабында Яңавыл районында конкурс программасын тәкъдим итте һәм истәлекле датага багышланган күргәзмә оештырды.
Фестиваль йомгаклары буенча безнең район «Иң яхшы концерт программасы» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнгән. Тематик күргәзмә икенче урынга лаек булган.
Бу хакта тулырак: https://vk.com/id411193147?w=wall411193147_1184%2Fall
Читайте нас: