Кама таңнары
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 декабрь 2020, 13:10

Концертлар онлайн форматта узган чакта чын тамашалар заллары әзерләнә

Пандемиядән мәдәният аеруча зыян күрде. Эшне дәвам итәр һәм тамашачыларны виртуаль концерт залларына җәлеп итәр өчен мәдәният хезмәткәрләре нәрсә генә уйлап чыгармады. Әмма шул ук вакытта чын тамашачылар заллары да әзерләнә.

Яңа Нугайда, Илестанбәттә клуб түбәләре яңартылды. Түбән Такыя клубында тәрәзәләрне алыштырдылар. Яңа Актанышбаш авылы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Яңа Бөртек клубының болдыры ремонтланды. Баръязыбашта башлангыч мәктәпне җәмәгать үзәгенә үзгәрттеләр.
Авыл клубы иске бинада урнашкан Иске Мошты авылында клубка, мәктәпнең буш торган бүлмәләренә күчеп, аерым керү урыны булдырырга тәкъдим ителгән иде, әмма алар үзләре икенче вариант тәкъдим итте: мәктәпкә ФАП күчә, ә клубны “Восход” җәмгыяте идарәсе бинасының беренче катына күчерү яхшырак булачак, чөнки предприятиегә ул бүлмәләр кирәкми, аннары авыл китапханәсе дә шунда күченгән.
Яңа Кабан һәм Мүзәк авылларында мәдәният йорты төзү 2024 елга кадәр республика программасына кертелгән, әмма кайсы елга икәне әлегә билгеле түгел.
Ирина Вәлиева
Читайте нас: