Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 декабрь 2020, 12:35

Районда берничә сәхнә мәйданчыгы эшләячәк

Район үзәгендәге өч сәхнә мәйданчыгында: паркта, Николо Вешний бәйрәме уза торган түбән өлештә һәм сабантуйлар уза торган ипподромда район чаралары үткәреләчәк.

Парктагы мәйданчыкта сәхнә стационар булачак. Киләчәктә биредә район чараларын үткәрербез һәм чыршыны да паркка күчерербез, дип фикерен белдерә район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин.
Авылның түбәнге өлешендә сәхнә күчереп йөртә торган булачак – быел андый сәхнәне сатып алып анда ике тапкыр концерт куярга өлгерделәр дә инде.
Өченче мәйданчык ипподромда урнашачак – анда сәхнә нык искергән һәм аны алыштырырга кирәк. Артистларга яңгыр яуганда яисә кояш нык кыздырганда чыгыш ясарга уңайлы булсын өчен, ул ябык булырга да тиеш.
Ирина Вәлиева
Читайте нас: