Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 декабрь 2020, 13:25

Клуб күп функцияле хәзер

Никольск мәдәният йорты күп функциялегә әйләнде. Моның өчен байтак эш башкарылды. Һәм шул уңайдан авылда зур бәйрәм оештырылды.

Авылда яшәүчеләрне истәлекле вакыйга белән котларга район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм аның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева килделәр.
Рөстәм Маратович чарада катнашучыларны авыл тормышындагы истәлекле вакыйга белән котлады. Ул районда кешеләрнең ялын оештыру өчен уңайлы шартлар тудыру буенча күп эшләр башкарылуын ассызыклады. Районда авыл биләмәләре башлыкларының яртысы – хатын кызлар. Район хакимияте башлыгы инанганча, нәкъ алар иң активлары. Һәм Никольск авыл биләмәсе башлыгы Клара Зәйнакаева мисалында Рөстәм Маратович авыллардагы төзекләндерү мәсьәләләренең ничек уңышлы хәл ителүен, социаль сорауларның чишелүен күрсәтте.
Клара Камыкаевна үзе дә авылдашларын бәйрәм белән котлады һәм авылда яшәүчеләрнең тормышын уңайлы итүгә кагылышлы сорауларда гелән ярдәм итеп торулары өчен район хакимиятенә рәхмәт белдерде.
Ахырда бәйрәмгә җыелучылар үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан әзерләнгән концерт карады.
Рим Әхмәтов.
Читайте нас: