Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 гыйнвар 2021, 17:00

Радий Хәбиров: Хулиган яшьләребез зур уңышларга ирешә!

"Башкортстан янә рәсми булмаса да иң музыкаль төбәк исемен раслады – Нефтекамадан Яна Габбасова “Голос” вокаль конкурсында җиңеп чыкты.

Әле күптән түгел генә без шушы ук конкурста катнашып, финалга чыккан Рушана Вәлиеваны котлаган идек. Музыка өлкәсендә югары уңышларга якташларыбыз агалы-энеле Абдразаковлар, Юрий Шевчук, Земфираны ирешкән. Ә соңгы елларда хулиган яшьләребез таныла башлады. Якташларыбыз уңышларына без һәрчак шат. Җае чыккач та Нефтекаманың 11 санлы мәктәбендә укыган йолдызчыгыбыз Янаны чын күңелдән котлармын. Ул кече яшьтән үк шәһәрнең барлык бәйрәмнәрендә катнашып йөргән һәм менә Яңа елга үзенә зур бүләк ясаган – бөтен илгә танылган!" - дигән Радий Хәбиров "ВКонтакте" сәхифәсендәге постта.
Читайте нас: