Кама таңнары
+7 °С
Облачно
Мәдәният
14 Января 2021, 12:40

Классик бию элементларын башкару осталыгына өйрәнделәр

Куян авылы балалар сәнгать мәктәбендә әлеге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә Борис Эйфман исемендәге Бию академиясендә укучы Тимур Нәфыйков белән очрашу узды.

Сәнгать мәктәбенең элеккеге укучысы осталык дәресе үткәрде - классик бию элементларын башкару үзенчәлекләрен күрсәтте. Тагын да Тимур укуы, студент тормышы һәм Санкт-Петербург шәһәре турында сөйләде.
Аннары Тимур "Талисман" коллективының репетициясендә катнашты.
Фото: социаль челтәрдән
Читайте нас