Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 гыйнвар 2021, 14:10

Халыкара фольклор иҗаты фестивален җәй үткәрү планлаштырыла

2021 елда Башкортстанда яшәүчеләрне нинди зур мәдәни вакыйгалар көтә?

Агымдагы елда язучы Сергей Аксаковның 230 еллыгы, мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың 190 еллыгы, язучы һәм драматург Нәҗиб Асанбаевның 100 еллыгы, язучы Сергей Довлатовның 80 еллыгына багышланган юбилей чаралары үткәрү күздә тотыла.
Халыкара фольклор иҗаты фестивале — Бөтендөнья фольклориадасын 2021 елның җәендә үткәрү планлаштырыла. Ул узган елда күчерелгән иде.
Михаил Нестеров исемендәге сәнгать музееның 100 еллыгына багышланган Бөтенрусия күргәзмәләре оештырылачак. Юбилей чарасы 2020 елда булырга тиеш иде, әмма пандемия белән бәйле рәвештә кичектерелде.
30 гыйнварда Милли симфоник оркестры Мәскәүдә Чайковский исемендәге Концерт залы сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Милли симфоник оркестрның Берлин филармониясе сәхнәсендә гастрольләре турында килешүләр бар.
Башкорт опера һәм балет театры труппасы Санкт-Петербургтагы Мариин театры һәм Мәскәүдә Русия Зур театры сәхнәсендә чыгыш ясарга планлаштыра.
Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык бию ансамбле дә Русия буенча гастрольләргә җыена.
Циркны, Урыс академия драма театрын һәм Башкорт дәүләт курчак театрын реконструкцияләү эшләре башланачак. “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк, Уфа шәһәренең 450 еллыгына әзерлек башланачак.
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/
Фото: https://vk.com/id411193147
Читайте нас: