Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 февраль 2021, 17:30

Уен кораллары турында сөйләделәр

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларны башкорт халык уен кораллары белән таныштырдылар.

"Мәктәп укучылары өчен мәдәният" акциясе кысаларында район мәдәният йортының тавыш режиссеры Инсаф Аитов һәм башкорт фольклоры түгәрәге җитәкчесе Ләйсән Усманова Николо-Березовка мәктәбендә осталык дәресе үткәрделәр. Алар укучыларны башкорт халык уен кораллары белән таныштырды.
Балалар дәресне кызыксынып тыңлады, уен коралларын үз куллары белән тотып карадылар һәм күп кенә сорауларга җавап таптылар.
Читайте нас: