Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 февраль 2021, 16:20

Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус курс туплана

Быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус татар курсы туплана.

Документлар кабул итү 18 июньнән башланачак. Булган очракта, максатлы укыту турында килешү һәм аеруча казанышларны раслаучы документлар да тапшырыла. 8 июльдән сынау имтиханнары башланачак.
Булачак актерлар урыс теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча, шулай ук иҗади бәйге һәм әңгәмә барышында сайланачак. Ә инде колледж тәмамлап килгәннәр өчен институтта имтихан алу каралган.
Иҗади турда абитуриент мәсәл, чәчмә әсәр һәм шигырь укырга, ышандырырлык итеп этюд башкарырга тиеш. Шулай ук, сынау үтүчеләрнең җырга, биюгә сәләте тикшереләчәк. Әңгәмә барышында абитуриентның мәдәният дөньясы буенча белемнәре, фикер йөртү киңлеге сыналачак.
Быелга 10 бюджет урыны каралган. Бу бәхетлеләрнең исемлеге 29 июльдә билгеле булачак.
Әйткәндәй, курс махсус Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен җыелса да, укуын тәмамлап, белгеч дипломы алган яшьләр башка театрларда да эшли алачак.

Чыганак: https://kiziltan.ru/
Фото: https://vk.com/public42468449
Читайте нас: