Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 февраль 2021, 15:25

Башкорт бизәкләре

Куян авылы балалар сәнгать мәктәбендә укучылар халык мәдәнияте белән якыннанрак танышты.

«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» гомумрусия акциясе кысаларында сынлы сәнгать өлкәсендәге белем бирү программасы укытучысы А.Патершина 2-3нче сыйныф укучылары өчен осталык дәресе үткәрде.
Башта укытучы фетр (киез) турында сөйләде. Аны башкортлар тирмә корганда кулланган. Тирмәне төрле орнаментлар белән бизәгәннәр. Бизәкләр күпчелек тирмәнең аскы өлешендә, җиргә якын урнашкан.
Башкортлар киемнәрен, аяк киемен, торагын матур итеп бизи торган булган. Башкорт орнаментына геометрик һәм үсемлек элементлары хас, тагын да анда бөтеркә, бормалы, йөрәксыман бизәкләр бар. Башкорт орнаментын осталар палас, яулык, күлмәк, кофта, сөлге, агач савыт-саба җитештергәндә кулланалар.
Осталык дәресләрендә катнашучылар ахырда үз куллары белән фетрдан бик матур тирмәләр ясады.
Любовь Фролова
Читайте нас: