Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 февраль 2021, 18:30

Аны бар дөньяда беләләр

Бүген, 15 февраль, халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Шул уңайдан Никольск авылы китапханәсендә әдәби чара узды. Башта китапханәче герой шагыйрь турында сөйләде, аның иҗатына байкау ясады. Аннары чарада катнашучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды.
Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле. Аның әсәрләрен Европа, Америка һәм Азиядә дә укыйлар. Аның дистәләгән телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләре бар дөньяга таралды.
Читайте нас: