Урамда чагыштырмача салкын булса да, күңелле бәйрәмгә җыелучыларны бу гына куркытмады. Олысы да, кечесе дә билгеләнгән вакытка җыелды. Бергәләп җырладык, биедек, әйлән-бәйлән уйнадык, кызыклы конкурсларда катнаштык. Капчык киеп тә йөгердек, “әтәчләр дә сугыштырдык”.
Әлбәттә, иң күңеллесе кыш белән саубаллашып язны сәламләү булды.
Ә инде теләүчеләр каен ботагына тасма бәйләп изге теләкләрен теләде. Янучы карачкы бөтен кайгы һәм бәлаләрне алып китсен, дип теләде барысы да.
Бәйрәм ахырында тәмле тәбикмәкләр белән хуш исле чәй эчтек. Әлфия Сәитова, Румия Гаянова, Бурлиант Аметова тәбикмәк рецептлары белән бүлеште.