Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район китапханәсендә китапханә хезмәте ветераннары очрашты.
Кичә башында китапханә директоры Зинаида Сергеева чыгыш ясады һәм гүзәл ханымнарны котлады. Аннары кичәдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, төрле «акыл» уеннарында белемнәрен сынады.
Кичә китапханә тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә алу белән дәвам итте.
Фото: https://vk.com/public131219673