5 мартта Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбе укучылары Мәскәүдә үткән «Браво, маэстро!» инструменталь башкару, академик вокал һәм классик бию фестиваль-конкурсында катнашты.
«Академик җыр» номинациясендә беренче тапкыр гына катнашуларына карамастан, Семен Чикуров - өченче дәрәҗә, Дарина Тахавиева икенче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булып, һөнәри жюридан югары бәя алдылар. Конкурсантларны әзерләгән укытучы А.Мансурова һәм концертмейстер Ф.Ильясова югары һөнәрилелекләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.