Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 март 2021, 13:39

Өч тапкыр лауреат булдылар

Куян авылы балалар сәнгать мәктәбенең «Талисман» ансамбле «Бөтен дөнья - сәнгать» халыкара конкурс-фестивалендә өч беренче дәрәҗә лауреаты дипломы белән бүләкләнде.

«Бөтен дөнья - сәнгать» халыкара конкурс-фестивале Екатеринбург шәһәрендә «Талант һәм матурлык дөньяны коткарыр» девизы астында үтте. Жюри составында танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, профильле вузларның әйдәүче педагоглары, һөнәри режиссер-куючылар, хореографлар булды.
Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр – «Талисман» үрнәкле хореография коллективы (балетмейстеры Лилия Хәйбрахманова, педагог-репетиторы Юлия Пайназова) конкурска «Халык биюе» номинациясендә өч хореография композициясе тәкъдим итте. Һәм композицияләрнең өчесе дә жюри тарафыннан югары бәягә лаек булды. Коллектив өч беренче дәрәҗә лауреаты дипломы һәм традицияләрне саклаган өчен диплом белән бүләкләнде.
Балалар һәм үсмерләрнең белем дәрәҗәсен арттыру программасы буенча Екатеринбург шәһәре буенча экскурсия оештырылды. Балалар Б.Н.Ельцин музеенда, Урал дәүләт техник университетында һәм башка бик күп истәлекле урыннарда булды, шулай ук аквапаркка барды.
Любовь Фролова
Читайте нас: