Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 март 2021, 13:12

Фантазияләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар

Иске Мошты авыл китапханәсендә «Спортны сайла! Сәламәтлекне сайла!» рәсемнәр конкурсы үтте.

Рәсемнәр конкурсы – балалар фантазияләрен тормышка ашыру урыны ул. Ә бүгенге «Спортны сайла! Сәламәтлекне сайла!» рәсемнәр конкурсы бигрәк тә үзенчәлекле, чөнки 2021 ел Башкортстан Республикасында Сәламәтлек һәм актив гомерлелек елы дип игълан ителде.
Иске Мошты авыл китапханәсендә спортка һәм актив яшәү рәвешенә битараф булмаган балалар җыелды. Яшь рәссамнәр үзләрен чаңгычы, гимнастчы һәм фигурачы итеп төшерде, һәм әйтергә кирәк, рәсемнәре матур гына килеп чыкты.
Китапханәдә «Сәламәтлеккә китап аша» китап күргәзмәсе оештырылды. Чара азагында китапханәгә йөрүчеләр, спорт һәр кеше өчен зур әһәмияткә ия, дигән уртак фикергә килде. Әйткәндәй, сәламәт тәндә – сәламәт рух!
Рәйсә Солтанова
Читайте нас: