Тәрбияче булып Лена Әхтәмова 12 ел эшли. Иртән иртүк сабый балалар үзләренең шатлыклары һәм кайгылары белән аның янына йөгерә. Кемдер әти-әнисе белән гөмбәгә барган, кемгәдер яңа уенчык сатып алганнар, кемнедер песи тырнаган… Алар аны икенче әниләре итеп күрә һәм нәкъ аның белән генә иң изге теләкләре һәм серләре белән уртаклаша.
Лена Ленаровна бала көйсезләнмәсен, тәртипсезләнмәсен һәм сугышмасын өчен аңа нәрсә тәкъдим итәргә, аны нәрсәгә җәлеп итәргә, сәләтләрен ни рәвешле ачарга, киләчәктә шәхес һәм яхшы кеше булып үсәргә ничек ярдәм итәргә кирәклеген яхшы белә.
- Сез нигә нәкъ бу һөнәрне сайладыгыз? – дип сорыйм мин.
- Минем беренче белемем - икътисад буенча. Техникумнан соң мин хәтта икътисадчы булып та эшләп алдым. Ләкин бу һөнәр минем өчен түгеллеген тиз аңладым. Ул чакта Уфада яши идем. Балалар бакчасында эшләүче икетуган апам җәй көне няня булып эшләргә тәкъдим итте. Миңа балалар белән эшләве бик ошады, мин тәрбиячеләргә дә булыштым, балалар белән урамга да чыктым. Һәм сентябрьдә мәктәпкәчә белем бирү методист-оештыручысы белгечлеге буенча институтка укырга кердем. Һәр кеше үзенә ошаган эш белән шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм мин. Безнең һөнәрдә шулай - эшеңә күңелең ятмый икән, аны балалар шунда ук сизәчәк, ул чагында эшеңнең нәтиҗәсе дә булмаячак.
Мин үземнең тәрбияләнүчеләремне бик сагынам. 2010 елда мин декрет ялына чыктым. Ләкин бер генә ел өйдә утырдым. Мин балалар бакчасы янында гына яши идем, эшләргә кеше юк, дигәч, үземнең баламны әнигә калдырдым да, эшкә чыктым. Икенче балам белән дә декрет ялында ел ярым гына утырдым. Хәзер улыбыз үземнең балалар бакчасына йөри, кызым мәктәптә укый инде. Алар мине хәтта тәрбияләнүчеләремә көнли. Безнең отпуск 42 көн, мин аның бетүен түземсезлек белән көтеп алам: нәниләремне сагынам.
3нче санлы «Радуга» балалар бакчасында мин 2015 елдан бирле эшлим. Барлыгы алты чыгарылышым булды. Уфада эшләгәндә балалар бакчасын тәмамлаган балалар хәзер 8нче сыйныфка күчте. Күбесе белән «ВКонтакте»да аралашам.
Хәзер Лена Ленаровнада икенче кече төркем. Балалар аңа икенче тәрбиячедән күчкән, һәм ул башта, балалар аны ничек кабул итәрләр микән, дип кайгырган. Әмма педагогик әдәплелеге, балалар психологиясен яхшы белүе, мәрхәмәтлелеге һәм балаларны яратуы – мәктәпкәчә белем бирү педагогы өчен кирәкле сыйфатлар үзенекен иткән. Аның өчен бар балалар да – "куянкай"лар, "кояшкай"лар. Балалар да үзен бик ярата.
Лена Әхтәмова фикеренчә, балалар бакчасында «эш сәгатеңне эшләдең дә, кайтып киттең» принцибы буенча гына эшләп булмый. Балалар белән эшләве бик кызыклы, алар холыклары буенча төрле, һәркайсы үзенчә караш таләп итә: берсен - көйләргә, икенчесенә усалрак булырга кирәк.
Лена Ленаровнадан, балалар белән арыйсызмы, алар бит бер дә көтмәгәндә төрле сораулар биреп тә куярга мөмкин һәм һәрберсенә тиешенчә җавап бирергә кирәк, дип сорыйм. Үзеңнең осталыгыңны арттырырга, традицион булмаган ысулларны үзләштерергә, инновацион методлар кулланырга кирәк.
Лена Ленаровна - олы йөрәкле педагог. Ул һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Занятиеләрне мавыктыргыч итеп үткәрергә тырыша, рәсем ясарга, тикшеренергә, иҗат итәргә өйрәтергә, балаларда театрга, сынлы сәнгатькә сөю уятырга омтыла. Лена Ленаровнаның төп ярдәмчеләре - Интернеттан алынган дидактик материаллар, методик эшләнмәләр.
- Безнең балалар бакчасы эксперименталь мәйданчык буларак сайлап алынды, бездә иннновацион технологияләр буенча курслар, лекцияләр үтәчәк. Без әле дә белемебезне арттырып кына торабыз, тормыш бер урында гына тормый бит, - ди тәрбияче.
Тәрбияче һөнәрен һәрвакытта да бәяләп бетермиләр һәм оныталар, әмма үзенең тәрбиячеләренең уңышларын күреп, Лена Ленаровна үз вакытында аларның һәрберсенә күңел җылысын бирүенә чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана.
- Барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм һәм әлеге һөнәрне сайлаган яшь белгечләргә аңа хыянәт итмәүләрен телим, балалар белән эшләү зур шатлык һәм күңел сафлыгы бирә бит ул, - ди Лена Әхтәмова.
Ә сабыйларның: «Әни, мине алырга бик иртә килдең, уйнап туймадым бит әле!» - дигән сүзләре тәрбияче өчен иң зур бүләк.