Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 октябрь 2018, 13:40

Куян мәктәбендә эвакуация үткәрделәр

Куян авылы мәктәбендә гадәти уку көнен шомлы сирена тавышы бүлде. Күз ачып йомган арада кабинетлардан укучылар чыга башлады – эвакуация башланып китте.

Алдан уйланган план буенча имеш тә мәктәп корпусларының берсендә икенче һәм өченче кат арасында ут чыга, шуннан сирена гүли башлый. Аны ишетү белән укытучылар дәресләрен бүлеп, укучыларны кабинетлардан чыгара башларга тиеш була.
Бер моментта мәктәп коридорларында кеше шулкадәр күбәйде – мәктәпнең бөтен катларында да укучылар сыйныфлардан берьюлы чыккан. Ләкин, шунысы гаҗәп, беркайда да этеш-төртеш юк, балалар сафларга тезелеп, алдан атлаган укытучы артыннан шәп-шәп бара. Һәрберсе битенә саклык маскасы кигән. Соңыннан ачыклавыбызча, битлекләрне мәктәптә уку елы башында тараталар һәм һәрчак үзең белән йөртергә кушалар икән. Шуңа да укучылар битлекләрне һәрчак яннарында тота.
Берничә минут узуга укучылар һәм укытучылар мәктәп каршындагы стадионда тезелде – эвакуациядән соң җыелу урыны итеп нәкъ ул билгеләнгән. Шунда ук укучылар балаларны санап чыкты. Аннары һәркем директорга сыйныфларның “төтенләгән” бинадан тулы составта чыгарылуы турында отчёт бирде. Эвакуация 3 минут һәм 17 секунд дәвам итте!
Әлеге чарада, укучылар һәм укытучылардан тыш, Тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучылары, янгын часте вәкилләре, мәгариф бүлеге методистлары катнашты.
- Мәктәп биналарыннан укыту эвакуацияләрен без елына ике тапкыр – уку елы башында һәм ахырында үткәрәбез. Моңа кадәр хәзерлек дәресләрендә балаларга эвакуациянең нәрсә икәнлеген, тревога сигналы кабынганда нәрсәләр эшләргә, тын алу юлларын ничек сакларга, паника тудырмыйча гына бинадан ничек чыгарга кирәклеген аңлаттык. Бүген укучылар дәресләрне яхшы үзләштерүләрен күрсәтте. Безнең мәктәптә 606 укучы белем ала, һәм кагыйдә буенча, бездә эвакуация уртача 4-5 минут дәвам итәргә мөмкин, ә без 3 минутка “сыйдык”. Җыеп әйткәндә, укыту эвакуациясен без яхшы уздырдык, - дип аңлата Тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Илшат Гәрәев.
Практик күнекмәләр барышында җитәкчелек һәм хезмәтләндерүче персоналның янгын чыккан очракта ниләр эшләргә тиешлеге, кешеләрне мәктәп бинасыннан чыгару ысуллары билгеләнде. Күнекмәләр нәтиҗәсе буенча педагогик состав һәм персоналның гамәлләре тикшерелде, һәм алар барысын да дөрес эшләде дип табылды.
Читайте нас: