Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 октябрь 2018, 16:41

Малайлар һәм кызлар берлеге тулыланды

Арлан интернат-мәктәбендә укучыларны яшь пионерлар сафына кабул итүгә багышланган тантаналы пионер сборы үтте.

«Малайлар һәм кызлар берлеге» мәктәп балалар берләшмәсе 22 яшь пионер белән тулыланды. Арлан авыл советының ветераннар советы рәисе, хезмәт ветераны В.Исаева бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды. Икенче сыйныф җитәкчесе Г.Шакирова һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Н.Мөхәммәтдинова укучыларга пионерларның законнарын үтәүдә һәм барлык пионер башлангычларында иҗади уңышлар теләде.
Читайте нас: