Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 октябрь 2018, 15:40

Психология ярдәмгә килә

Яңа Нугай мәктәбенең 5-6нчы сыйныф укучылары «Универсум» Психология һәм бизнес-психология фәнни үзәге психологы Лариса Осипова җитәкчелегендә һөнәрләр дөньясы белән танышты, үзләренә нинди һөнәрләр туры килүен белде.

Укучылар профориентациясе - район мәшгульлек хезмәте эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе. Шуңа күрә әлеге юнәлеш буенча даими чаралар үткәреп торыла. Бу юлы Яңа Нугай мәктәбе укучылары белән психолог аралашты.
Лариса Осипова, балаларның яшен исәпкә алып, үзенең эшен уен формасында төзеде. Башта балалар белемнәре буенча ярышты – билгеле хәрефкә һөнәрләрне атады. Бу уенда күбрәк һөнәр атаган команда җиңде.
Аннары психолог һөнәргә ярауга тест үткәрде – сорауларга җавап биреп, һәр укучы нинди өлкәдә үзен күрсәтергә җиңел булачагын, киләчәктә кайсы һөнәрдә үзен табачагын белде. Шул ук вакытта, укучылар һөнәрләрнең ничек типларга бүленүен һәм аларның кайсысы нинди типка каравын белде.
Балаларның һөнәрләр дөньясын ничек ачуын күзәтүе кызыклы булды – алар дөньяда никадәр күптөрле һөнәрләр һәм юнәлешләр барлыгына үзләре дә аптырады. Ә чараның иң кызыклы һәм күңелле мизгеле пантомималар булды: бер команда ишарәләр ярдәмендә билгеле бер һөнәрне күрсәтте, ә калганнары аның нинди һөнәр турында булуын белергә тиеш иде. Менә шундый кызыклы формада Яңа Нугай укучылары һөнәрләр дөньясына чумды.
Читайте нас: