Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 декабрь 2018, 19:18

Югары бәяләделәр

30 ноябрьдә Нефтекама шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗат сарае базасында Уфа дәүләт авиация техник университеты белән берлектә А.Ф.Можайский исемендәге авиация һәм һавада йөзү тарихы буенча халыкара олимпиаданың төбәк туры үтте.

Ул авиация һәм космонавтика өлкәсендәге техник фикерләү күрсәткечләрен популярлаштыру һәм укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, фәнни эшчәнлеккә кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелә.
Безнең районнан әлеге олимпиадада Яңа Актанышбаш һәм Яңа Каенлык мәктәпләре укучылары катнашты. Аларның эшләрен Уфа дәүләт авиация техник университеты укытучылары, авиация һәм космонавтика ветераннары, сәнәгать предприятиеләре, шәһәрләр һәм районнарның мәгариф бүлекләре вәкилләреннән торган жюри бәяләде.
Укучылар Олимпиада эмблемасын компьютер графикасын кулланып эшләде. Фәнни-тикшеренү эшен самолет бортында туклану, ракета двигательле самолетлар, авиация белән сәнгать арасындагы бәйләнеш темаларына багышладылар. Техник модельләштерү номинациясенә үзләре эшләгән кран-манипулятор тәкъдим иттеләр.
Киеренке көрәш булуга карамастан, Яңа Каенлык мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясады.
«Эмблема» номинациясендә беренче урынны Айдар Сафиуллин (10нчы сыйныф) алды. Миләүшә Минәҗевага (11нче сыйныф) өченче урын бирелде. «Фәнни-техник модельләштерү» номинациясендә - Миләүшә Минәҗева, «Техник модельләштерү» номинациясендә Илнар Әхмәтҗанов (8нче сыйныф) икенче урыннарга лаек булдылар. Ә тамашачылар сөюен Анастасия Пашукова (11нче сыйныф) яулады.
Эшләрнең фәнни җитәкчеләренә (физика укытучысы А.Глимҗанова һәм технология укытучысы И.Глимҗанов) олимпиаданың оештыру комитеты рәисе – Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Н.Криони кул куйган Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Читайте нас: